Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районы авылларынада балаларның җәйге ялы ничек үтә

Авыллардагы мәдәният хезмәткәрләре җәйге каникул вакытларында балаларның ялларын файдалы уздыру өчен төрледән төрле чаралар үткәреп тора. Мисалга, Калатау авылының "Яшьлек" урамында "Әй ямьле җәй, ягымлы җәй" дигән урам концерты үткәрелгән. Тамашачылар - авылдашларына табышмаклар әйтешеп, бүләкләр биреп, йөзек салыш уйнаганнар. Тенеки авылында балалар белән спорт мәйданчыгында футбол уены оештырганнар. Миңгәр...

Авыллардагы мәдәният хезмәткәрләре җәйге каникул вакытларында балаларның ялларын файдалы уздыру өчен төрледән төрле чаралар үткәреп тора. Мисалга, Калатау авылының "Яшьлек" урамында "Әй ямьле җәй, ягымлы җәй" дигән урам концерты үткәрелгән. Тамашачылар - авылдашларына табышмаклар әйтешеп, бүләкләр биреп, йөзек салыш уйнаганнар.

Тенеки авылында балалар белән спорт мәйданчыгында футбол уены оештырганнар. Миңгәр авыл клубында балалар белән дуслык турында әңгәмә үткәрелгән.

Югары Шытсу авыл мәдәният йортында "Бала күңеле пыяла - ялгыш кагылсаң уала" дигән тема астында тәрбияви чара үткәрелде. Бу чарага булачак психолог, 4нче курс студенты Рәзилә Галиәхмәтованы чакырганнар.

Керәнне авыл клубының үзешчән-сәнгатьтә катнашучы балалары һәм яшүсмерләре белән берлектә Югары Утар балалар йортына сәяхәт һәм "Мәрхәмәтлелек" дип исемләнгән концерт күрсәтелгән.

Яңа Мичән авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән "Мичән" терлекчелек фермасына экскурсия оештырдылар. Иң элек балалар ферма буйлап сәяхәт иткән. Аннары зоотехник Раннур Баһавиев балаларны ферма тормышы белән таныштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев