Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районы полиция хезмәткәрләре өч мәчет имамына кисәтү ясады

Татарстан Республикасы территориясендә терроризмга һәм экстремизм эшчәнлегенә каршы тору һәм кисәтү буенча күптөрле чаралар үткәрелә. Шул уңайдан хокук саклау органнары экстремистик оешма әгъзаларын һәм тарафдарларын, легаль булмаган шартларда республикага килүче чит ил гражданнарын ачыклау максатында кунакханәләрдә, буш йортларда, мәчетләрдә, арендага бирелгән торак секторында, төзелеш объектларында, халык саны аз булган торак...

Татарстан Республикасы территориясендә терроризмга һәм экстремизм эшчәнлегенә каршы тору һәм кисәтү буенча күптөрле чаралар үткәрелә. Шул уңайдан хокук саклау органнары экстремистик оешма әгъзаларын һәм тарафдарларын, легаль булмаган шартларда республикага килүче чит ил гражданнарын ачыклау максатында кунакханәләрдә, буш йортларда, мәчетләрдә, арендага бирелгән торак секторында, төзелеш объектларында, халык саны аз булган торак пунктларда тикшерүләр үткәрә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге полиция хезмәткәрләре дә экстремизм чагылышларын булдырмауга юнәлдерелгән профилактика чаралары күрә. Шул максаттан агымдагы елда әзерләнгән тикшерү материаллары нигезендә район прокуратурасы тарафыннан өч мәчет имамына, шулай ук Байлар Сабасында яшәүче 2 кешегә барысы 5 искәртү ясалды һәм 3се язмача кисәтү алды.

Террорлык гамәлләре кылырга ниятләүчеләрне ачык­лауда иң зур ярдәмне безгә халык үзе күрсәтә ала. Бергәләп көрәшсәк, уяулык күрсәтсәк кенә, явызлыкны җиңәчәкбез. Террорчылар ташландык йортларда, урман массивларында яшәргә, күпләп озак бозылмый торган продуктлар, шартлаткычлар ясау компонентлары (аммиак селитрасы) сатып алырга мөмкин. Андый урыннарда хәрәкәт сизелсә, кичекмәстән, полициягә (02, 2-33-42, 2-32-02) хәбәр итәргә кирәк. Шуның белән сез кешеләрнең тормышы куркыныч астына куелудан йолып калачаксыз.

Илнар Гыйльманов,

оператив эш буенча полиция

начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X