Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районында аракы сату кибетләре һәм кафе ЕГАИС системасына тоташты

Аракы сату автоматлашты.

Татарстанда 2015 елның 1 октябреннән алкоголь продукциясе сатуны исәпкә алу буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) пилот проекты старт алган иде.

Ягъни барлык кибетләргә һәм складларга, легаль җитештерелүен раслау максатында, алкоголь продукциясе сатылуы турында мәгълүматны әлеге системага тапшыру өчен, тиешле җиһазлар куелырга тиеш. Узган ел барлык спиртлы эчемлекләр җитештерүчеләр һәм күмәртәләп сатучылар ЕГАИСка тоташтылар. 2016 елның гыйнвар ахырында республика Хөкүмәте күзәтчелек органнарына ЕГАИСка күчү кыенлыкларын ачыкларга һәм ваклап сату сәүдә оешмаларына ярдәм итәргә күрсәтмә бирде. Шул максаттан атна саен видеоконференцияләр үткәрелде, консультацияләр бирелде, очрашулар оештырылды.

Шуның нәтиҗәсендә Саба районында да 30 кибете булган 5 ваклап сату предприятиесе, шул исәптән алкоголь сатучы кафелар әлеге системага тоташтылар. Шәһәрләрдә һәм шәһәр җирлекләрендә урнашкан кибетләр 2016 елның 1 июленә, авыл җирлекләрендәге сәүдә нокталары 2017 елның 1 июленә каләр әлеге система белән җиһазландырылмасалар спиртлы эчемлекләр сата алмаячаклар. Шулай ук аракыны ваклап сату оешмаларына 1 гыйнвардан электрон яки кәгазь вариантта алкоголь продукциясе сату учетын алып бару журналы булдырырга тиешлекләре турында да исләренә төшерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев