Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районында яшәүче агач астында калып үлгән

18 августта көндез Татарстанның Саба районында, тимер юлның 899нчы чакрымыннан ерак түгел урында, агач аударганда 60 яшьлек ир-ат һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең Арча районара бүлегендә әлеге очрак буенча башлангыч тикшерү үткәрелә. Фаразлар буенча, элек ир-ат агач кисүгә килешү төзеп, моның өчен бригада җыя. Эшчеләр трактор...

18 августта көндез Татарстанның Саба районында, тимер юлның 899нчы чакрымыннан ерак түгел урында, агач аударганда 60 яшьлек ир-ат һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең Арча районара бүлегендә әлеге очрак буенча башлангыч тикшерү үткәрелә.

Фаразлар буенча, элек ир-ат агач кисүгә килешү төзеп, моның өчен бригада җыя. Эшчеләр трактор ярдәмендә аударган агач янәшәдә басып торган бригадир өстенә төшә. Имгәнүләдән ул шунда ук һәлак була.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев