Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районында роботлаштырылган сөт комплексы төзелгән

Саба районында роботлаштырылган «Шинар» сөт комплексы проект документларының таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Чулпыч авылы янындагы югары технологияле яңа комплекс 2,4 мең баш савым сыерына исәпләнгән.

Агросәнәгать комплексы объекты төзелеше ике этапта узган. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка ярашлылык турында бәяләмә бирде. 

Проект нигезендә, беренче этап кысаларында, 548 терлеккә исәпләнгән сыер абзары, 262 урынлы бозау абзары, 370 урынга исәпләнгән яшь бозаулар бинасы каралган. Икенче этап кысаларында сөт блогы, 428 урынлы сыерлар бинасы, печән һәм салам саклау мәйданчыгы, катнаш азык склады, су алу скважинасы, су манарасы, санитар тикшереп кертү урыны һәм башка бүлмәләр төзелгән.

Фото: gsn.tatarstan.ru

Чыганак: gsn.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев