Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы призына татар-башкорт милли көрәше буенча район чемпионаты [+фоторепортаж]

Ноябрьнең озын ялла­рының бер көне күп еллар инде "Саба таңнары" газетасы призына татар-башкорт милли көрәше буенча район чемпионатына багышлана.

Быел әлеге дәрәҗәле бәйге 51нче тапкыр үткәрелде. Бил алышырга ир-егетләр күп килгән иде. Чемпионатта 19 командадан 137 көрәшче катнашты. Тимершык авыл җирлегеннән 3 команда куйганнар иде.

Яшьләрнең бил алыш­канын карарга районы­бызның танылган ветеран көрәшчеләре дә кайтмый калмый. Быел, мәсәлән, Оет баһадиры, күп тапкырлар Сабантуйлар батыры, республика чемпионы Әсгать Гайфуллин турнирның дәрәҗәле кунагы булды. Газета призына ярышларны башлап җибәргән инициаторларның берсе Хәмит Хуҗинны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та зурлап искә алды.

-Бу көрәшнең дәрәҗәсе Сабантуйларыннан бер дә ким түгел. Хөрмәтле көрәшчеләр, бәйгедә катнашканыгыз өчен, шулай ук сезне ярышка әзерләүче тренерларга зур рәхмәт. Бүген аларның күнегүләрне ничек үткәргәнен күрә­чәк­без. Безнең оста көрәш­челәребез һәм көрәшне яратучыларыбыз бар. Көрәштә инде барыгызның да батыр буласы килә һәм ул шулай булырга тиеш тә. Барыгызга да уңышлар,- дип сөйләде ул.

Аннары судья Рәшит Кәримов быелгы чемпио­нат­ның көрәшчене, отылса да, икенче әйләнешкә кертү алымы белән үтәчәген аңлатты һәм ярышларга старт бирде. Олимпия системасыннан аермалы буларак, бу алым гаделрәк һәм ул җирәбә иң көчлеләрне бергә туры китергәндә, җиңелүчегә келәмгә тагын чыгу мөмкинлеге бирә.

Иң җиңел үлчәүдә 17 егет катнашкан көрәш Иске Икшермәдән Алмаз Биккининның көндәшен бер минут эчендә чиста җиңүе белән башланып китте. Абыйсы Инсаф 70 килограммга кадәрге үлчәүдә беренче әйләнештә отты. Ә өченче-дүртенче әйләнешләрдә батыр калырга омтылганнарга да җиңелү ачысын татырга туры килде. Келәмдә кемнең спортчы икәнлеге, кемнең команданы тутыру өчен генә килгәне көрәш эмблемалы футболкаларыннан ук күренә. Шулай да кулга сөлге алгач, күбесендә алыш дәрте уяна, булдыра алганча тартышасы килә. Быелгы көрәш әнә шундый омтылышта үтте һәм 6 сәгатьтән артык дәвам итте. Нәтиҗәдә кайбер үлчәүләрдә байтак еллар җиңүче булып килгән батырлар да алышынды. Әйтик, Иске Мичән авылыннан Дамир Заһидуллин финалда Ленур Биктимеровны отып, пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Ә менә Азат Галиев, Илдар Ермолаев, Рузил Ахунҗанов, Ленар Биктимеров, Делюс һәм Данис Закировларның үз үлчәүләрендә батыр калачакларына күпләрнең шиге юк иде бугай. Әйе, аларга да җиңел булмады. Финалда алар белән бил алышкан егетләр дә - чемпионлыкка лаек көрәшчеләр. Ләкин шушы мизгелдә, шушы көндә нәкъ менә шушы егетләр батыр булып калды. Иң югары үлчәүдә яңа чемпион барлыкка килде. Ул - Иштуганнан Зөлфәт Әхмәдуллин. Ә менә иң соңгы пар - 75 килограммга кадәрге үлчәүдә Ришат Мөбарәков белән Рәдиф Галимуллинның бил алышуы бәхәсле булачагы судьяларга алдан ук билгеле иде. Җиңүчене ачыклау озак дәвам итте. Ахыр чиктә Ришатка быел икенче батыр калу белән канәгатьләнергә туры килде. Әмма Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында әйткәнчә, икенче урында калучы да - батыр.

Чемпионат тәмамлангач, ба­тырлар пьедесталга түбәндәге тәртиптә күтәрелделәр:

60 килограммга кадәрге үлчәүдә: 1. Дамир Заһи­дуллин (Мичән), 2. Ленур Биктимеров (Тимершык), 3. Илһам Хөрмәтов (Югары Симет).

65 кг. 1. Ленар Биктимеров (Тимершык), 2. Айнур Мостафин (Иске Икшермә), 3. Ренат Гыйлаҗиев (Тимершык).

70 кг. 1. Ленар Вафин (Тимершык), 2. Нияз Маликов (Олы Шыңар), 3. Рәмис Нигъ­мәтуллин (Олы Шыңар).

75 кг. 1. Рәдиф Галимуллин (Олы Шыңар), 2. Ришат Мөбарәков ("Сабагаз"), 3. Искәндәр Хуҗәхмәтов (Эзмә).

80 кг. 1. Азат Галиев (Эзмә), 2. Инсаф Шакиров (Иске Икшермә), 3. Азат Гыйльметдинов (Миңгәр).

85 кг. 1. Илдар Ермолаев (Олы Шыңар), 2. Илнар Нуруллин (Тимершык), 3. Илмир Ямалиев (Шәмәрдән).

90 кг. 1. Рузил Ахунҗанов (Олы Шыңар), 2. Фәнзил Әхмәдуллин (Иштуган), 3. Илмас Сәлахов (Тимершык).

100 кг. 1. Делюс Закиров (Югары Симет), 2. Айгиз Йомаголов (Тимершык), 3. Айнур Габделвәлиев (Олы Нырты).

130 кг. 1. Данис Закиров (Югары Симет), 2. Радик Сафин (Шәмәрдән), 3. Айзат Сәмигуллин (Эзмә).

130 кг.нан югары үлчәүдә. 1. Зөлфәт Әхмәдуллин (Иштуган), 2. Рәис Закиров (Югары Симет), 3. Булат Мөхәммәтшин (Тимершык).

Командалар арасында бишенче тапкыр рәттән Тимершык авыл җирлеге көрәшчеләре батыр калды. Югары Симет авыл җирлеге командасы -2нче, шыңарлылар 3нче урында.

Җиңүчеләрне Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов һәм "Саба таңнары" газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов бүләкләде. "Бу бәйге Татарстан чемпионатына сайлап алу турниры да булды. Алдагы ярышларга оешма-предприятиеләр дә үз командаларын куя алсыннар иде",- дип тәкъдимен белдерде Равил Гасыймов үз чыгышында.

Инде көрәшчеләребезнең 20-22 ноябрьдә Казанда булачак Татарстан чемпионатында да зуррак уңышка ирешүләренә өметләнәсе килә.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X