Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Саба таңнары” супер бәйге игълан итә: оригиналь фотога – оригиналь бүләк!

Ноябрь аенда иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара әниләр көне якынлаша.

Биш яшьме, илле бишме - ничә генә булмасын, кешегә һәрвакыт әни кирәк. Нәкъ җырдагыча, иң кадерле кеше җирдә Әни, димәк. Әниләр көне дә елдан-ел популярлаша бара. Бу көнне әниләребез безнең яратуыбызны һәм кайгыртуны аеруча нык тоя, үз адресларына бик күп җылы сүзләр ишетәләр, балаларыннан котлаулар алалар.

ИГЪТИБАР!!!

"Саба таңнары" газетасы редакциясе асыл затларыбызга багышлап фотобәйге игълан итә!

Фотобәйге "Минем әни шундый җитез, бар эшкә дә өлгерә" дип атала.

Димәк, сез әниегезнең берәр эш яки шөгыль белән мавыккан вакытын фотога төшереп алып, безгә җибәрергә тиеш буласыз.

Иң оригиналь дип табылган фото авторын "Саба таңнары"ннан СЮРПРИЗ көтә!

ФОТОЛАРНЫ 30 ноябрьгә кадәр кабул итәбез. Ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X