Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада бар халыкны куандырып басулар өлгереп килә

Игенче-механизаторларны гына түгел, бар халыкны куандырып басулар өлгереп килә. Кышкы тынлыктан соң кырлар да техника гөрелтесенә күмелде. Кыр эшләренә беренчеләрдән булып "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалы, "Кибәче" һәм "Тимершык" бүлекчәсе, "Туган як" җәмгыяте игенчеләре кереште. Район хуҗалыкларында 2277 гектарда күпьеллык үләннәр тук­ландырылды, 1245 гектарында тырмаланды. 225 тонна чәчүлек орлык инкрустацияләнде. Бу...

Игенче-механизаторларны гына түгел, бар халыкны куандырып басулар өлгереп килә. Кышкы тынлыктан соң кырлар да техника гөрелтесенә күмелде. Кыр эшләренә беренчеләрдән булып "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалы, "Кибәче" һәм "Тимершык" бүлекчәсе, "Туган як" җәмгыяте игенчеләре кереште. Район хуҗалыкларында 2277 гектарда күпьеллык үләннәр тук­ландырылды, 1245 гектарында тырмаланды. 225 тонна чәчүлек орлык инкрустацияләнде.

Бу көннәрдә "Сатыш" филиалында да тулы көченә күпьеллыкларны тук­ландыру һәм тырмалау эшләре алып барыла. Күпьеллыкларның мәйданы биредә - 1058 гектар. Дымны саклап калыр өчен һәр сәгатьнең кадерен белергә тырышалар биредә. Күпьеллык үләннәрнең 450 гектары ашлама белән тукландырылган. Кырларга аммиак селитрасын "Амазонка" агрегаты белән кертәләр. Филиал җитәкчесе Фәргать Сәүбәнов әйтүенчә, җир сые гектарына 150 килограмм исәбеннән таратыла. Шуның артыннан дүрт агрегат тырмалап бара. Кырда эшләүчеләр ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Язгы кыр эшләре вакытында эшләгән механизаторларга бер норма-смена эш башкарган өчен 810 сумнан түләү каралган.

- Иртәнге алтыда басуга киләбез, тугызга кадәр шушында. Ике ел рәттән районда беренчелеккә чыккан идем. Быел да тырышырга исәп, - ди Ринат. Игенченең язны көтеп алганы йөзенә үк чыккан. Тырмалаганнан соң баш калкыткан үләннәргә карап горурланып ала.

Көзге культуралар чәчелгән басулар җилләгәч, аларга да җир сые кертер вакыт җитә. Уҗымнарның мәйданы биредә 450 гектар. Шуның 80 гектары - көзге бодай, 20се - тритикале, 350е - көзге арыш.

Район хуҗалыкларында кыр эшләрен югары сыйфат белән үз вакытында, ягъни туфракта дым барында үткәрү өчен техник мөмкинлекләр җитәрлек. Хәерле сәгатьтә диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев