Сабада дружиначылар саны артачак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 3 ноябрьдә Куркынычсызлык Советы һәм Террорчылыкка каршы комиссиянең берләштерелгән утырышларын үткәрде.
Президентыбыз җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә ирекле халык дружиналарының зур роль уйнауларын билгеләп үтте һәм аларда катнашучылар санын арттырырга чакырды. Хәзерге вакытта районыбызда дружиначы таныклыгы алган һәм шушы көннәрдә тормышлары иминиятлештерелгән 354 кеше бар. Алар җәмәгать тәртибен саклауда сизелерлек өлеш кертәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев