Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада ел башыннан 19 аек булмаган машина йөртүче тоткарланды

Әле елның ике ае да узмаган, инде бер ел эчендә аек булмаган көе икенче тапкыр руль артына утырган 2 машина йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Ел башыннан 19 йөртүче спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган. "Аларны кырыс законнар да куркытмый. Исерек йөртүчеләр былтыргының шушы...

Әле елның ике ае да узмаган, инде бер ел эчендә аек булмаган көе икенче тапкыр руль артына утырган 2 машина йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Ел башыннан 19 йөртүче спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган. "Аларны кырыс законнар да куркытмый. Исерек йөртүчеләр былтыргының шушы чорына караганда күбрәк тоткарланды. Бу күрелгән профилактика чараларына карамастан шулай",- ди ЮХИДИ район бүлекчәсенең административ практика буенча өлкән инспекторы Гөлгенә Гаянова. Күңелсез хронологияне 1 гыйнварда Кукмара ягыннан Лесхозга Яңа елга исереп килгән Д. башлый. Ә Иштуганнан М. 2 гыйнварда аек булмаган хәлдә авария ясап, ике яхшы машинага зыян сала. Үзе ДТП урыныннан качып китә. Гомумән, кышкы каникулларда "кәефләнеп" машина йөртүчеләргә көн саен диярлек беркетмә төзелеп кенә торган. Исерек йөртүчеләргә 1,5-2 елга "права"ларыннан колак кагу өстенә 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк. Вакытында түләмәсәң Хокук бозулар турындагы административ кодексының 20.25нче маддәсе эшкә җигелә. Быел гына да шуңа нигезләнеп судка 35 материал җибәрелгән. Шуның 6сы буенча арест җәзасы бирелгән, 4 йөртүче мәҗбүри эшкә, 18е штрафка тартылган, калган материаллар каралу стадиясендә. Гөлгенә Гаянова әйткәнчә, быелдан башлап, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көннән дә соңга калмыйча түләсәң, билгеләнгән сумманың яртысын гына күчерергә дә мөмкин булачак. Әмма әлеге яңалык транспорт чарасы белән исерек хәлдә йөргән өчен билгеләнгән штрафларга кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев