Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада иң күп үлүчеләр март аена туры килгән

Райондагы демографик хәлне каршылыклы дияргә нигез бар, төгәлрәк әйткәндә, туу белән үлем күрсәткечләре күпкә аерыла.

Ягъни тууга карап, үлем-китем дә кимүгә бармый. 2013 елның беренче кварталында районда үлем турында 112 акт теркәлгән. Бу сан узган елгыдан 8гә күбрәк. Иң күп үлүчеләр март аена туры килгән: 44 кеше вафат булган. Алты мәет читтән алып кайтып җирләнгән.

- Татарстан Республикасының "Гражданлык хәле актлары турында"гы законы нигезендә үлем-китем 3 көн эчендә рәсмиләштерелергә тиеш. Ләкин кайчакта кеше вафатыннан соң ЗАГСка тапшырылырга тиешле медицина документларын 5 көн узгач кына алып килүчеләр дә бар, - ди районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова.

Гражданлык хәле актларын теркәү статистикасы - халык санының үсешен билгели торган төп күрсәткеч. Ягъни бер кешенең шәхси тормышындагы теге яки бу үзгәреш җәмгыятьтәге сәяси, икътисадый һәм социаль процессларны күзаллау мөмкинлеген бирә. Аеруча авыл җирлеге башлыклары һәм имамнар читтән алып кайтып җирләнүчеләрнең документларын контрольгә алуга җаваплы карарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев