Сабада юллар  яхшыра
Яңалыклар

Сабада юллар яхшыра

Быел республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә барлыгы 1329 км җирле юл норматив хәлгә китереләчәк.

  Юл чаралары район үзәкләрендә генә түгел, авылларда да үтәләчәк. Эшләр асфальт-бетон өслек белән һәм күчеш тибындагы өслек белән башкарылачак. Шул исәптән Сабабаш авылында яр буе урамы ремонтланачак. Ә Мичәнбаш авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының "Авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү" Федераль проекты буенча юл төзи башладылар. Хәзер  нигезне әзерләү эшләре бара, аның артыннан асфальт-бетон җәеләчәк. Подрядчы "МДСУ-1" җәмгыяте.


Нет комментариев