Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Сабада көчле кар явачак: юллардагы вазгыятьнең начарлануы көтелә

    1-5 нче апрельдә ТР территориясендә һава торышының үзгәрүе көтелә - кар явуы фаразланыла. Моңа бәйле рәвештә, юл һәм метеорология шартларының начарлануы көтелә. ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәргә өнди, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте. Транспорт белән идарә иткәндә, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга,...

    1-5 нче апрельдә ТР территориясендә һава торышының үзгәрүе көтелә - кар явуы фаразланыла. Моңа бәйле рәвештә, юл һәм метеорология шартларының начарлануы көтелә. ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәргә өнди, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

    Транспорт белән идарә иткәндә, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, каршы як полосага чыгуга бәйле рисклы маневрлар ясамаска кирәк.

    Карлы һәм бозлы юлларда кышкы шиплы шиннар гына юлдагы иминлекне тәэмин итә ала. Мөмкин булганча, шәһәрдән читкә чыкмаска кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: