Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада кече бизнесны башлаучыларга һәрьяклап булышырга әзер торалар

Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының актлар залында авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары, шәхси эшмәкәрләр катнашында семинар-киңәшмә булды.

Кече һәм урта бизнеска булышлык итү өчен күрелә торган чаралар белән таныштыру максатында үткәрелгән киңәшмәне Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов алып барды. Шулай ук гамәлдәге программалардан агымдагы елда файдалану үзенчәлекләре турында сүз барды. Укуларда катнашучылар алдында "Опора России", "Деловая Россия" җәмәгать оешмаларның төбәк бүлекчәләре, кече һәм урта бизнес ассоциациясе, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкче-белгечләре, Россия Саклык банкының Татарстан банкы бүлегенең кече бизнес идарәсе начальнигы Ирек Садыйков, "Россельхозбанк"ның Саба бүлекчәсе идарәчесе Альберт Гарипов һәм башкалар чыгыш ясады. Семинар-уку барышында эшмәкәрләргә күптөрле кызыклы проектлар, бонус-программалар тәкъдим ителде. Чыгыш ясаучылар кече бизнесны башлаучыларга һәрьяклап булышырга әзер булуларын белдерделәр, үзара хезмәттәшлеккә чакырдылар, сорауларга җавап бирделәр. Булышлыкның сизелерлек икәнлеген соңгы 4 елда районда банклар тарафыннан 753 миллион сумлык кредит бирелүе дә ачык раслый. Илнур Котдусов укуларны йомгаклап,эшмәкәрлеккә булышлыкның алга таба нәтиҗәле булачагын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев