Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада табиблар пациентларның гозерләрен тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр

Саба районы үзәк сырхауханәсендә "АК БАРС-Мед" иминиятләштерү компаниясе хезмәткәрләре "Мәҗбүри иминиятләштерү системасында иминиятләнгән гражданнарның хокукларын тормышка ашыру" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Әйтергә кирәк, "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе" белгечләре урыннарда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын әледән-әле тикшереп торалар, халык арасында сораштырулар үткәрәләр, хастаханә җитәкчелеге белән очрашулар оештыралар. "Түгәрәк өстәл"...

Саба районы үзәк сырхауханәсендә "АК БАРС-Мед" иминиятләштерү компаниясе хезмәткәрләре "Мәҗбүри иминиятләштерү системасында иминиятләнгән гражданнарның хокукларын тормышка ашыру" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.

Әйтергә кирәк, "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе" белгечләре урыннарда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын әледән-әле тикшереп торалар, халык арасында сораштырулар үткәрәләр, хастаханә җитәкчелеге белән очрашулар оештыралар. "Түгәрәк өстәл" әле узган елның декабрь аенда гына уздырылса да, Саба халкының табибаларга, иминиятләштерүчеләргә байтак сораулары җыелган. Аларга исә иминиятләштерелгәннәрнең хокукларын яклау бүлеге начальнигы Минсалих Сәхәпов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Зөфәр Сираҗиев, "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе"нең Саба районы филиалы директоры Рафаэль Гомәров җавап бирде. "Без барлык сорауларга да тулы итеп җавап бирергә, мөмкин булганда проблемалы ситуацияләрне урында хәл итәргә тырышабыз, киләчәктә иминиятләштерелгән клиентларыбыз үз хокукларын белсен һәм максималь файдалансын", - диде Минсалих Сәхапов. Сүз, башлыча, авыруларның дарулар белән тәэмин ителеше, табибларга эләгү авырлыгы, ак халатлыларның пациентлар белән йомшак мөгаммәләдә булмавы, түләүле медицина ярдәме күрсәтү хакында барды. Гозерләрнең барысы да исәпкә алынды. "Әгәр гозерләрегез булса, курыкмыйча "АК БАРС-Мед" иминиятләштерү компаниясенең "Кайнар линия" телефонына (8 800 500 03 03) вакытында шалтыратып, аларга шунда ук ачыклык кертә аласыз", - диде М.Сәхапов. Быел исә "АК БАРС-Мед" иминиятләштерү компаниясенең "Кайнар линия" телефонына Саба районыннан 9 кеше мөрәҗәгать иткән.

Түгәрәк өстәл артында барган сөйләшүдә табибларга ихлас теләкләр дә, рәхмәт сүзләре дә яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев