Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада узган мәгариф хезмәткәрләренең баскетбол ярышында

4 нче гыйнвар көнне Саба гимназиясе базасында мәгариф хезмәткәрләренен баскетбол ярышы булып үтте. Биредә үз зоналарында 1-2 урын алган 7 команда (Саба гимназиясе, Сәләтле укучылар мәктәбе, Икшермә кадет интернат мәктәбе, Сатыш, Тимершык, Шыңар, Явлашту урта мәктәпләре) үзара көч сынаштылар. Ярышның ачылу тантанасында Саба районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров, Кыш...

4 нче гыйнвар көнне Саба гимназиясе базасында мәгариф хезмәткәрләренен баскетбол ярышы булып үтте. Биредә үз зоналарында 1-2 урын алган 7 команда (Саба гимназиясе, Сәләтле укучылар мәктәбе, Икшермә кадет интернат мәктәбе, Сатыш, Тимершык, Шыңар, Явлашту урта мәктәпләре) үзара көч сынаштылар.

Ярышның ачылу тантанасында Саба районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров, Кыш бабай һәм Кар кызы катнаштылар. Һәр команда ярышка ныклы хэзерлек белән килгән, матур һәм күңелле уеннар күрсәттеләр.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:

1 нче урын- К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат мәктәбе

2 нче урын- Саба гимназиясе

3 нче урын- Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты

Җиңүчеләргә Саба районы мәгариф хезмэткэрлэренен профсоюз комитеты председателе А.М.Шамсевалиева грамота һәм акчалата бүләк тапшырды. Икшермә кадет интернат мәктәбе командасы өченче ел рәттән күчмә кубокка ия булды.

https://saby.tatar.ru/tat/index.htm/news/533783.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев