Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Сабада язгы кыр эшләренә техника әзер

    Узган атнада республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Гостехнадзор" идарәсе белгечләре катнашында агросәнәгать комплексы оешмаларында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү үткәрелде.

    Конкурс комиссиясе һәр хуҗалыкта агрегатларның сыйфатына һәм техник таләпләр нигезендә әзерлек хәленә китерелүенә, тракторларның дәүләт техник каравы узганлыгына аеруча игътибар бирде. Саба районында авыл хуҗалыгы машиналары комплексының язгы кыр эшләренә тиешле дәрәҗә әзерлеге билгеләп үтелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: