Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабага яңа автовокзалдан

Казанда «Көнчыгыш» автовокзалы ачылды. Ул Аграр һәм Җиһанов урамнары киселешендә, «Казан» агропромпаркыннан ерак түгел генә урнашкан.

Аннан автобуслар Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Теләче, Байлар Сабасы маршрутларында хәрәкәт итәчәк. Беренче айларда Казан - Чаллы маршрутына билет ташламалы бәядән сатылачак. Тулы бәя 400 сум булса, шуның 250 сумын гына түлисең. Башка маршрутларга мондый ташлама каралмаган. «Көнчыгыш» - Татарстан башкаласындагы дүртенче автовокзал. Моңа кадәр «Башкала», «Көньяк» һәм «Казан-2» вокзаллары автобус пассажирларына хезмәт күрсәтә иде инде.

http://beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев