Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалылар физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең XXI спорт фестиваленнән чемпион булып кайттылар

4-8 сентябрь көннәрендә "Байтик" сәламәтләндерү лагеренда елның иң мөһим бәйгесе - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең XXI спорт фестивале узды. Район данын яклаган Азат Әхмәтов, Кәүсәрия Яруллина, Рәшит Кәбиров, Фәния Шәмсетдинова (Саба), Раил Галиәкбәров (Шәмәрдән), Хәмит Мөгътәсимов (Лесхоз) составындагы команда ярыш нәтиҗәләре буенча 17 районнан, 8 шәһәрдән килгән көндәшләрен зур аерма белән...

4-8 сентябрь көннәрендә "Байтик" сәламәтләндерү лагеренда елның иң мөһим бәйгесе - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең XXI спорт фестивале узды. Район данын яклаган Азат Әхмәтов, Кәүсәрия Яруллина, Рәшит Кәбиров, Фәния Шәмсетдинова (Саба), Раил Галиәкбәров (Шәмәрдән), Хәмит Мөгътәсимов (Лесхоз) составындагы команда ярыш нәтиҗәләре буенча 17 районнан, 8 шәһәрдән килгән көндәшләрен зур аерма белән артта калдырып, I урынны яулады. Аларның һәрберсе өчәр спорт төрендә катнашып һәм призлы урыннарга чыгып, җиңүгә саллы шәхси өлеш кертте. Район командасын ярышка инвалидлар оешмасы рәисе Альфред Габдерахманов, тренер Рәшит Кәримов алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев