Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалыларны 30 августтан алып 1 сентябрьгә кадәр өч көнлек ял көтә

Татарстанда яшәүчеләрне 30 августтан алып 1 сентябрьгә кадәр өч көнлек ял көтә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсенә һәм Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Законының 1 нче маддәсенә туры китереп, 30 август - Республика һәм Шәһәр көне - Татарстанда бәйрәм һәм ял көне дип исәпләнә....

Татарстанда яшәүчеләрне 30 августтан алып 1 сентябрьгә кадәр өч көнлек ял көтә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсенә һәм Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Законының 1 нче маддәсенә туры китереп, 30 август - Республика һәм Шәһәр көне - Татарстанда бәйрәм һәм ял көне дип исәпләнә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә ял һәм эштән буш көннәре туры килгән очракта, ял көне киләсе көнгә күчерелә.
Шулай итеп, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән 2014 елга җитештерү календаре нигезендә, 30 август бәйрәм көне, ә 31 август һәм 1 сентябрь - ял көннәре. Ял көне булса да, 1 сентябрь көнне мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үтәчәк, дип хәбәр итә Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X