Саба таңнары

Сабалыларны бу атнаны ике көн ял көтә

4нче һәм 6нчы ноябрь көннәре Татарстан Республикасында рәсми рәвештә эшләми торган бәйрәм көннәре дип игълан ителә. 4нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, ә 6нчы ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне.

3нче һәм 5нче ноябрьдә исә, бәйрәм алды көннәре булганлыктан, эш сәгатьләре бер сәгатькә кими. Бу бәйрәмнәр почта элемтәсенең эш графигына да тәэсир итми калмый. Шуңа күрә Пенсия фонды пенсия акчасын өйгә китереп бирү көннәрен алгарак күчерә: ноябрь пенсиясе иртәрәк тапшырылачак. Пенсионерларга акчалар 3нче һәм 5нче ноябрь көннәрендә биреләчәк.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: