Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабаның иң иҗади укучылары iPad планшетка ия булачак

"IT-Чемпион" бәйгесенең беренче этабында җиңү яулап, iPad алган мәктәп укучылары турында язган идек инде. Безнең районнан бәйгегә теркәлүчеләрнең барлык укучылар санына карата 99 процентка җитүе әлеге чараның яшьләрдә зур кызыксындыру тудыруын раслады. Әмма бәйге моның белән генә тәмамланмый әле. Укучыларга «ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталын үстерү» дип аталган...

"IT-Чемпион" бәйгесенең беренче этабында җиңү яулап, iPad алган мәктәп укучылары турында язган идек инде. Безнең районнан бәйгегә теркәлүчеләрнең барлык укучылар санына карата 99 процентка җитүе әлеге чараның яшьләрдә зур кызыксындыру тудыруын раслады. Әмма бәйге моның белән генә тәмамланмый әле. Укучыларга «ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталын үстерү» дип аталган иҗади номинациядә катнашу мөмкинлеге бирелә. Анда укучылар үзләренең көчләрен программалаштыру һәм дизайн буенча сыный, сайтка баннерлар урнаштыру, видеоролик, презентация, интернет-сәхифәләр, Android операцион системасы өчен мобиль сәхифәләр ясауда үзләренең креатив фикерләрен тәкъдим итә ала. Соңгы вакытта Саба мәктәпләре укучыларының лидер 10 район арасында күренмәве активлыкны арттырырга кирәклеге турында сөйли. Иҗади конкурс 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әзер эшләрне укучылар мәктәп администраторына тапшыра. Ә ул үз чиратында «ТРда электрон белем бирү» системасына урнаштыра. Күп балл җыючыларны планшет көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X