Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Сабаның иң яхшы почтальонын зур, кыйммәтле бүләк көтә

    "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте 2014 елның беренче яртысына абунә кампаниясен җанландыру максатында поч­та элемтәләре хезмәткәрләре арасында үткәреләчәк конкурсның нигезләмәсен раслады. Әлеге бәйге "Татарстан почтасы" идарәсе белән берлектә үткәрелә һәм җиңүчене бүләкләү өчен билгеләнгән төп приз сер булып калачак. Аның бик тәэсирле һәм нәтиҗәле булачагы гына билгеле. Шул ук вакытта җиңүчеләргә...

    "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте 2014 елның беренче яртысына абунә кампаниясен җанландыру максатында поч­та элемтәләре хезмәткәрләре арасында үткәреләчәк конкурсның нигезләмәсен раслады. Әлеге бәйге "Татарстан почтасы" идарәсе белән берлектә үткәрелә һәм җиңүчене бүләкләү өчен билгеләнгән төп приз сер булып калачак. Аның бик тәэсирле һәм нәтиҗәле булачагы гына билгеле. Шул ук вакытта җиңүчеләргә төп приздан баш тарту, ягъни аны акчалата гына алу мөмкинлеге дә биреләчәк. Призерлар сафында булу өчен хат ташучыларга абунәчеләрне күп итеп "Татмедиа" басмаларына яздыру шарт. Әйтик, 2014 елның беренче яртысы өчен гомуми тиражның 2013 елның шул чорына карата 7 проценттан ким булмаган үсеш бирүе кирәк. Быел беренче яртыеллыкка газета-журналларга яздыру буенча игълан ителгән бәйгегә авыл хат ташучылары арасында Баулы районыннан Дания Гуссамова җиңүче булган иде. Ул 254 йортлы 6 урамга поч­та таратып, 141 авылдашын район газетасына яздыруга ирешкән. Беркемне дә мәҗбүр дә итмәгән, ләкин ирешкән. Бу саннарны күңелегезгә салып куегыз әле, хөрмәтле почтальоннарыбыз. Әгәр уздыра алсагыз, кесәгезгә ким дигәндә 20 меңне салып кую бәхетенә ирешәчәксез. Гомуми тиражга "Сөембикә", "Идел", "Казан утлары", "Салават күпере", яңа чыга башлаган "Гаилә һәм мәктәп" журналлары, "Мәдәни җомга", "Шәһри Казан" газеталары да керә. Шулай да районда "Саба таңнары"на тиңнәр юк, ә менә абунәне арттыру мөмкинлеге бар. Шул мөмкинлекне эшкә җиккән райондашыбызны авыл хат ташучысы номинациясендә җиңүче итеп күрәсе килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: