Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабаның мәдәният хезмәткәрләре "Lada Largus" машинасы белән бүләкләнде

27 гыйнварда ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясендә, Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы бинасы янында республика мәдәният учреждениеләренә автомобильләр тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе...

27 гыйнварда ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясендә, Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы бинасы янында республика мәдәният учреждениеләренә автомобильләр тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашкан.

"Lada Largus" машинасы белән безнең район мәдәният йорты коллективы да бүләкләнде. 2014 елдагы эш нәтиҗләре буенча районның мәдәният бүлеге республикада икенче урынны алып, 300 мең сумлык акчалата сертификатка ия булды.

- Бу зур бүләкләрдә мәдәният йортлары, китапханәләр һәм музейларның, барысының да хезмәте кергән. Киләчәктә дә халыкның ялын оештыруда хезмәт уңышлары телим, - дип шатлыгын уртаклашты Саба муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге җитәкчесе Мидхәт Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев