Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабынга да чират җитте

Яңа көн туган саен нинди дә булса бер шаккатыргыч яңалык калкып чыга. Соңгы арада чит ил товарларына санкцияләр турында күп сөйләшәбез. Француз сырын, Норвегия балыгын ашамаска өйрәнеп кенә килгәндә, чират көнкүреш химиясенә дә җиткән, ахрысы. Нәрсә бу? Халыкны куркытумы, әллә инде үзебезнекеләргә ярдәм итү алымымы? Барысы да башка нәрсәгә бәйле...

Яңа көн туган саен нинди дә булса бер шаккатыргыч яңалык калкып чыга. Соңгы арада чит ил товарларына санкцияләр турында күп сөйләшәбез. Француз сырын, Норвегия балыгын ашамаска өйрәнеп кенә килгәндә, чират көнкүреш химиясенә дә җиткән, ахрысы. Нәрсә бу? Халыкны куркытумы, әллә инде үзебезнекеләргә ярдәм итү алымымы?
Барысы да башка нәрсәгә бәйле икән. РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау федераль хезмәте, башкача әйткәндә, Роспотребнадзор кайбер җитештерүчеләрнең көнкүреш химиясе кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясарга мөмкин дигән нәтиҗә чыгарган. Баксаң, без моңарчы кулланган чистарткычлар тиешле нормативларга җавап бирми икән. Бу хакта РФ Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Анна Попова 28 июльдә үк төбәк идарәләренә рәсми төстә хәбәр җибәргән. Белгечләр чаң суга! Кайбер җитештерүчеләр чыгарган көнкүреш химиясе белән юынырга да, кер юарга да, җыештырырга да ярамый. Аларда токсикологик күрсәткечләр нормадан артып китә. "Кара исемлек"кә "Henkel", "Невская косметика", "ЕСП-Контракт ГмБХ", "Procter&Gamble", "Werner& Mertz GmbH", "Colgate-Palmolive", "The Clorox Company" кебек чит ил компанияләре кергән. Хәзер Роспотребнадзор идарәсе таләпләргә җавап бирми торган кайбер көнкүреш химиясен сатудан алмакчы. Шулай итеп якын киләчәктә кибет киштәләрендә без яратып өлгергән "Persil Эксперт Сенсетив", "Persil Эксперт Колор капсулы пятновыводителя", "Пемос детский Кислородные кристаллы", кер юганда кулланыла торган "Vernel Весенняя свежесть» кондиционеры, "Fairy Platinum лимон и лайм" савыт-саба юа торган чистарткыч, "Colgate-Palmolive"ның "Palmolive Натураль Интенсивное увлажнение Олива и Увлажняющее молочко"сы юкка чыгарга мөмкин.
Исемлек тагын да тулыланырга мөмкин әле. Чөнки бу көннәрдә белгечләр көнкүреш химиясе чыгаручы компанияләр эшчәнлеген тикшерә. Пермь шәһәрендә урнашкан "Хенкель Рус" заводында белгечләр планнан тыш тикшерү уздыра.
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, "кара исемлек"кә кергән көнкүреш химиясен сатудан алу турында эре сәүдә нокталарына хатлар юллаганнар. Белгечләр бу товарлар сатуга чыгарга тиеш түгел дип белдерә. Таләп үтәлмәсә, якын көннәрдә кибетләргә тикшерү белән чыкмакчылар. Ретейлерлар инде кибет киштәләрен "чистарту" эшенә керешкән.
Ә халыкка шул гына кирәк! Сәүдә нокталарында кер юу порошокларын күпләп ала башлаганнар. Кайбер кибетләрдә киштәләр бушап калган. Белгечләрнең "кеше организмына начар йогынты ясаячак" дигән сүзләренә караганда, халыкны порошоксыз калу күбрәк куркыта булса кирәк. "Матбугат чараларында әлеге хәбәр таралганнан соң, кешеләр запас җыеп калырга тырыша. Чит илләр җитештерә торган бөтен төр порошокны сатудан алачаклар дип аңлыйлар. Җитәкчелек исемлеккә кергән товарларны киштәдән алырга дигән күрсәтмәне бирде, инде алып куйдык", - диделәр безгә Казандагы көнкүреш химиясе сатыла торган кибетләр челтәрендә. Чыннан да, ул кибеттә кәрҗин тутырып төрле чистарткычлар алган кешеләргә юлыктык. "Элеккегә кайтасым килми, кер сабыны белән белизна гына сатылган вакытларны хәтерлим әле мин. Үземнең яратып куллана торган чистарткычларым бар, шуларны запаска алып куям", - дип җавап бирде бер ханым.
Халыкның шикләнүе дә урынлы. Чөнки таяк ике башлы булган кебек, бәя дә артырга мөмкин. Халык, бер авызы пешкәч, өреп кабарга гадәтләнгән. Ашарга сорамый дип, запас туплап куя. Белгечләр әйтүенчә, Россия базарында сатыла торган көнкүреш химиясе товарларының күбесе чит ил компанияләре тарафыннан җитештерелгән. Базарның 75 процентын алар алып тора. Euromonitor International мәгълүматларына күз төшерсәк, узган ел Россия базарында 103,7 млрд сумлык көнкүреш химиясе сатылган. "Procter&Gamble" белән "Henkel" иң күп җитештерүче компанияләр булып танылган.
Инде чит ил продукциясен чикләсәләр, үзебезнекеләр җитештергән белән ерак китә алырбызмы, бәяләр артмасмы? Казандагы көнкүреш химиясе җитештерү компаниясе вәкилләре безне тынычландырырга ашыга. Алар әйтүенчә, бәяләрдә зур сикереш булмаячак. Сату нокталарыннан алынган товарларга алмашка үзебезнекеләр килә ала. Компаниянең бөтен ил халкын тәэмин итәрлек көч-куәте бар икән. Чит ил продукциясенә алмашка килерлек товарлар шактый. Завод елына 380 мең тонна көнкүреш химиясе чыгара башларга ниятли. Бу - Россия халкына кирәк булган порошок-сабыннарның яртысы дигән сүз. Кыскасы, юынырга сабын булачак. Суга гына санкция кертмәсеннәр.
("Ватаным Татарстан", /№ 127, 29.08.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев