Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: электр көчәнеше

Район электр челтәре белгечләре райондашларыбызызга электр приборлары, электр үткәргеч линияләре һәм комплектлы трансформатор подстанцияләре яннарында үз-үзеңне тоту, хәрәкәт итү һәм эшләр башкару кагыйдәләре бозылган очракта аяныч хәлләр килеп чыгу ихтималлары хакында даими кисәтеп тора. Быелгы яз шартларында энергетиклар көтелмәгән мәшәкатьләр белән дә очрашырга мөмкиннәр. Көчле кар эрү һәм су басулар...

Район электр челтәре белгечләре райондашларыбызызга электр приборлары, электр үткәргеч линияләре һәм комплектлы трансформатор подстанцияләре яннарында үз-үзеңне тоту, хәрәкәт итү һәм эшләр башкару кагыйдәләре бозылган очракта аяныч хәлләр килеп чыгу ихтималлары хакында даими кисәтеп тора.

Быелгы яз шартларында энергетиклар көтелмәгән мәшәкатьләр белән дә очрашырга мөмкиннәр. Көчле кар эрү һәм су басулар ихтималы арта бару чорында кулланучыларны өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итү өчен район электр челтәре предприятиесендә барлык чаралар да күрелгән, резерв (запас) материал һәм кораллар (инструментлар) әзерләнгән, махсус техника хәрбиләрчә тәртипләп куелган, электрчы белгечләргә гадәттән тыш хәлләрдә нәрсә эшләргә кирәклеге хакында инструктаж үткәрелгән.Шулай ук югары көчәнешле кече станцияләрнең (подстанция­ләрнең) кабель каналлары кардан чистартылган, тәүлек дәвамында кизү диспетчерлык пункты эшләп тора. Түбәнлекләрдә урнашкан һәм су басу куркынычы булган электр үткәргеч линияләре һәм комплектлы трансформатор кече станцияләре махсус күзәтү астына алынды.

Киләсе атнадан районыбыз мәктәпләрендә каникуллар башланып китәчәк, димәк, балаларга өлкәннәр тарафыннан контроль кимиячәк дигән сүз. Яшь буынга электр җиһазларының уенчык булмавын аңлату шарт. Электр тогыннан җәрәхәт алмас өчен түбәндәгеләрне эшләмәскә кирәк:

-ниндидер сәбәпләр аркасында ачык калган электр корылмалары эченә үтеп керү;

-электр үткәргеч чыбыклар якын булган бина түбәләренә менү (мәсәлән, кар төшерү өчен);

-электр линиясе асларына "һава еланнары" очырып уйнау, чыбыкларга, урам утларына, багана изоляторларына кар һәм башка әйберләр атып уйнау.

Язгы ташу, су күтәрелү чорында аварияләр, бәхетсез очраклары чыгу ихтималы күпкә арта. Әгәр дә зарарланган (өзелгән яки нык асылынган) электр үткәргеч, нык авышкан, су баскан яки төпләрен су агымы ашаган электр үткәргече терәк-баганаларына, ишекләре ачык калган электр корылмаларына, щитларына тап булсагыз, тиз арада район электр челтәренең кизү телефонына 2-33-61 номеры белән шалтыратып хәбәр итүегезне үтенәбез. Сезнең уяу булуыгыз электр энергиясе белән халыкны өзлексез тәэмин итәргә генә булышып калмый, ул бәхетсезлек очрагын булдырмауга да ярдәм итә.

Флорид Һадиев.

Район электр челтәре инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев