Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: котыру авыруы

Котыру - кешеләргә һәм хайваннарга йога торган вируслы авыру. Вирус авыру хайван тешләгән урында калган селәгәй аша күчә. Шуңа күрә кешеләрне һәм хайванарны мондый куркыныч чирдән саклау өчен барлык чаралар күрелергә тиеш. Быел Кукмара районының ветеринария хезмәткәрләре тиешле чаралар күрүе нәтиҗәсендә әлеге мәкерле авыру очраклары күзәтелмәде, чөнки кыргый җәнлекләргә 60...

Котыру - кешеләргә һәм хайваннарга йога торган вируслы авыру. Вирус авыру хайван тешләгән урында калган селәгәй аша күчә. Шуңа күрә кешеләрне һәм хайванарны мондый куркыныч чирдән саклау өчен барлык чаралар күрелергә тиеш.

Быел Кукмара районының ветеринария хезмәткәрләре тиешле чаралар күрүе нәтиҗәсендә әлеге мәкерле авыру очраклары күзәтелмәде, чөнки кыргый җәнлекләргә 60 мең вакцина тозак итеп куелды. Ләкин әле бу тынычланырга җирлек бирми. Чөнки кыргый җәнлекләр күченеп йөри, район биләмәсенә чит өлкәләрдән һәм күрше районнардан авыру төлкеләр, кыргый этләр үтеп керергә мөмкин. Бүгенге көнгә Саба һәм Балтач районнарында берәр, Мамадыш районында сигез шундый очрак теркәлгән. Кыргый җәнлекләрнең, ягъни төлкеләрнең торак пунктларга якын килүе, кешеләрдән курыкмавы, аларга ташланырга әзер һәм таушалган кыяфәттә булуы, аякларының параличлануы әлеге авыруның төгәл билгеләре булып тора. Кыргый хайваннар терлекләрне, этләрне һәм кешеләрне тешләгән очракта кичекмәстән ветеринария белгечләренә һәм медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк, югыйсә котыру авыруы үлем белән төгәлләнәчәк.

Рәшит Хәйруллин,

"Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев