Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салават Фәтхетдинов: Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировка һәйкәл куярга кирәк

Җырча октябрьдә бу темага аерым матбугат конференциясе үткәрергә тәкъдим итте.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировка янәшә һәйкәл куярга тәкъдим итте. Бу турыда ул Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәкимнең иҗат кичәсенә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров гомер буе дус булдылар. Андый дуслык бер милләттә дә юк. Көнләшмәделәр, бер-берсен хөрмәт иттеләр. Аларның һәйкәле иң якты урында торырга тиеш. Әлеге мәсьәлә турында, мөмкин булса, Президентыбыз белән киңәшләшәсем килә. Минтимер Шәрипович (Шәймиев – ред) янына барып килергә кирәк”, - ди җырчы.

“Бу күтәрелгән мәсьәлә башымда инде ярты ел йөри. Октябрь башларында бу темага аерым матбугат конференциясе ясыйк. Матбугат конференциясенә кадәр бу мәсьәләне хәл итә алырдай кешеләр кулында хат булырга тиеш. Безнең тәкъдимебезгә: “Әйе шул”, - дип әйтергә генә урын калсын”, - ди Салават.

“Кирәк булган кешеләрнең барысын да мөрәҗәгать итәм. Бай дуслары булган, акчалы кешеләрне үзем алып киләм. Әгәр Дәүләт: “Урынын бирәбез, ләкин акча сорамагыз”, - дисә дә, бу да җавап. Хөкүмәттә акча юк икән, нишлисең, халкыбыз бай”, - ди җырчы.

Фото: Владимир Васильев

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X