Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сергей Иванов: "Бүген Татарстанда милли ризыклар җитми"

Хәзерге вакытта Татарстанда татар милли ризыклары җитешми. Бу тиздән республикада ресторан бизнесы аксый башлауга китерергә мөмкин. Шул хакта татар халкының олуг мәгърифәтчесе, галим-этнограф, педагог Каюм Насыйриның "Иршад әл-Әтбиха илә Истихдар әл-Әтгима"/"Наставления повару" китабын тәкъдим итүдә "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде. "Татарстанда милли ризыклар...

Хәзерге вакытта Татарстанда татар милли ризыклары җитешми. Бу тиздән республикада ресторан бизнесы аксый башлауга китерергә мөмкин. Шул хакта татар халкының олуг мәгърифәтчесе, галим-этнограф, педагог Каюм Насыйриның "Иршад әл-Әтбиха илә Истихдар әл-Әтгима"/"Наставления повару" китабын тәкъдим итүдә "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде.

"Татарстанда милли ризыклар җитми. Бауман урамына күз салсак, анда бер-ике шундый ресторан бар. Ягъни туристлар күп йөргән үзәк урында милли ризык әзерләү объектлары юк диярлек", - диде С.Иванов. Аның сүзләренчә, бүген ресторан бизнесында көндәшлек бик югары. Республикага һәм Казанга килгән туристлар суши, роллар белән кызыксынмый: алар милли тәм-томнар ашап карарга тели. Шуңа да милли ризыклар әзерли торган рестораннар, бигрәк тә шәһәрнең үзәгендә, отышлырак күренәчәк.

"Тиздән туристлар агымы, Казан шәһәрендә яшәүчеләргә караганда, тизрәк артачак", - дип ассызыклады җитәкче.

"Татар милли ризыкларын кулланучылар базары традицион кухня яратучылардан тизрәк үсә. Милли ризыклар әзерләнә торган биналар белән чагыштырганда, нинди дә булса традицион тәм-томнар гына тәкъдим итүче рестораннарга ихтыяҗ кимрәк булачак", - дип сүзен йомгаклады агентлыкның әңгәмәдәше.

"Татар-информ",

Максим Кирилов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев