Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сергей Кириенко: Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды өчен акча артачак

Ул абитуриентларга да, мөгаллимнәргә дә ярдәм кирәк булуын, бигрәк тә, беренче елларда чыгарылыш белгечләренә шартлар тудыру мөһимлеген әйтте.

Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фондын финанслауны арттыру карары кабул ителгән. Бу хакта Болгар ислам академиясе Попечительләр советының беренче утырышында РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, Попечительләр советы рәисе Сергей Кириенко хәбәр итте.

«Ил Президенты тарафыннан Болгар ислам академиясенә ярдәм буенча карарлар кабул ителде, попечительләр советы оешты. Берничә ел Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды эшли. Президент аны финанслауны арттыру карарын кабул итте, шул исәптән Россия бюджетыннан. Минемчә, алдагы эш кысаларында бу фондның академиягә ничек теләктәшлек итә алуын карарбыз», — диде Кириенко.

Ул Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Ислам дин мәктәбен торгызу бурычы куелганын искәртте. «Исламның күп гасырлык тарихы бар. Россия кебек күп милләтле, күп конфессияле ил өчен бу әһәмиятле. Россия исламы традицияләре сакланып, алга таба тапшырылуы мөһим. Бу әһәмиятле бурыч, бу эшкә уртак караш кирәк. Диния нәзарәте дә, дәүләт ярдәме дә, һичшиксез, кирәк», — дип ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

Сергей Кириенко академиядә укыту, яшәү өчен уңайлы база булдырылган, дип бәя бирде. «Безнең алда киләчәктә дә инфраструктура, базаны үстерү эше тора», — диде.

Ул укыту программалары белән бәйле мөһим эш көтелүен искәртте. «Сентябрьдә якланган беренче доктор диссертацияләрен күрдек. Бу зур фәнни, дини эш. Матди-техник база үсеше өчен попечительләр советы составына керергә ризалык биргән зур Россия компанияләренә рәхмәт. Мондый ярдәм алга таба да кирәк булачак. Ислам традицион дин булган Россия төбәкләренең дә катнашы мөһим», — дип белдерде.

Сергей Кириенко абитуриентларга да, мөгаллимнәргә дә ярдәм кирәк булуын, бигрәк тә, беренче елларда чыгарылыш белгечләренә шартлар тудыру мөһимлеген ассызыклады. «Безгә белем сыйфаты конкурентлыкка сәләтле булуы кирәк. Болгар академиясен чит ил уку йортлары белән конкуренция көтә. Конкурентлыкка сәләтлеккә программалар сыйфаты белән ирешү кирәк». — дип төгәлләде.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев