Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәгать укларын күчерергә онытмагыз

Россия Дәүләт Думасы "кышкы вакыт"ка күчү закон проектын хуплады. Сәгать укларын 2014 елның 26 октябрендә күчерәчәкбез. Татарстан Мәскәү белән бер сәгать поясында калачак, гәрчә депутатлар беренче укылышта моңа каршы булса да. Исегезгә төшерәбез, Россиядәге элеккеге 9 сәгать зонасы хәзер 11 гә кадәр арттырылды. Сәгать зоналарын билгеләү UTC бөтендөнья вакытын координацияләүнең...

Россия Дәүләт Думасы "кышкы вакыт"ка күчү закон проектын хуплады. Сәгать укларын 2014 елның 26 октябрендә күчерәчәкбез.

Татарстан Мәскәү белән бер сәгать поясында калачак, гәрчә депутатлар беренче укылышта моңа каршы булса да.

Исегезгә төшерәбез, Россиядәге элеккеге 9 сәгать зонасы хәзер 11 гә кадәр арттырылды. Сәгать зоналарын билгеләү UTC бөтендөнья вакытын координацияләүнең сәгать зоналары системасы нигезендә билгеләнә. Сәгать зоналарында җирле вакытны исәпләгәндә Мәскәү вакыты (UTC +3) башлангыч булып санала.

Беренчесенә (Мәскәү вакытыннан -1 сәгать) Калининград өлкәсе керә.

Икенче сәгать зонасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Карелия, Коми, Татарстан, Чечня, Крым республикалары, Севастополь кала.

Өченчесенә (Мәскәү вакытына +1 сәгать) Удмуртияне һәм Самара өлкәсен кертү тәкъдим ителә. Хәзер Самара өлкәсе Мәскәү вакыты белән яши. Элек депутатлар әлеге зонага Татарстанны да кертергә теләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев