Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шагыйрь – ватанпәрвәрлек үрнәге

Быел киң җәмәгатьчелек Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтә. Татар халкының каһарман улы республикабызда гына түгел, Берлин каласының Россия фәне һәм мәдәнияты йортында да зурлап искә алдылар. Белем бирү учреждениеләрендә 1 февральдән башланган хәрби-патриотик айлыкта Муса Җәлил үрнәгендә яшь буынга патриотик тәрбия бирү - һәрвакыт алгы планда....

Быел киң җәмәгатьчелек Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтә. Татар халкының каһарман улы республикабызда гына түгел, Берлин каласының Россия фәне һәм мәдәнияты йортында да зурлап искә алдылар. Белем бирү учреждениеләрендә 1 февральдән башланган хәрби-патриотик айлыкта Муса Җәлил үрнәгендә яшь буынга патриотик тәрбия бирү - һәрвакыт алгы планда. Кайда-кайда, һәрчак хәрби формадан йөргән Икшермә кадет мәктәбе-интернаты укучылары өчен дәресләрнең ватанпәрвәрлек хисләре белән башлануы гадәти күренеш. Кичә дә урта һәм югары сыйныфлар Герой-шагыйрьне искә алуга багышланган тантанада катнашу өчен иртүк стройга тезелделәр. "Менә дигән чара үтте. Шагыйрьне искә алуны "Җырларым" җыры белән башладык, шулай төгәлләдек тә. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы турында чыгышлар әзерләгәннәр иде, патриотик шигырьләрен укыдылар. Бу чара Әфганчылар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейканың һәм безнең мәктәпне тәмамлап, Әфганстанда батырларча һәлак булган Фердинанд Шәйдуллин каберенә венок салуның дәвамы булды",- диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Петрова.

Явлаштау урта мәктәбендә тарих укытучысы Гүзәл Ярмиева "Татар халкының курку белмәс улы" дигән чара үткәргән. Шулай ук Саба сәләтле балалар мәктәбендә дә Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Китапханәче Эльвира Кәримуллина (фотода) шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Аннары шагыйрьнең шигырьләрен уку бәйгесе булды. Иң сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр Нургиз Мәүләвиев, Фәридә Сәгыйтова, Камилә Вәлиева грамоталар белән бүләкләде.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев