Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдән халкы зарлана: хас­таханәнең запас ишеге ник ачылмый?

Шәмәрдәндә яшәүче Флера Әбедкарәмова өл­кән­нәр исеменнән Шәмәрдән участок хас­таханәсенең беренче каттагы теш бүлегенә ки­лүчеләрнең 2нче каттан озын коридорлар аша әйләнеп йөрергә мәҗбүр булулары турында хәбәр иткән иде. "Таякка таянган өлкәннәр өчен алай йөрү бик кыенга килә. Шуның аркасында кайберәүләр мин Шәмәрдәнгә барганчы Казанга барам дип такси яллап Казанга ук чыгып...

Шәмәрдәндә яшәүче Флера Әбедкарәмова өл­кән­нәр исеменнән Шәмәрдән участок хас­таханәсенең беренче каттагы теш бүлегенә ки­лүчеләрнең 2нче каттан озын коридорлар аша әйләнеп йөрергә мәҗбүр булулары турында хәбәр иткән иде. "Таякка таянган өлкәннәр өчен алай йөрү бик кыенга килә. Шуның аркасында кайберәүләр мин Шәмәрдәнгә барганчы Казанга барам дип такси яллап Казанга ук чыгып китә",- дип зарын белдерде ул.

Әлеге хатны Саба үзәк хастаханәсе баш табибы Зөфәр Сираҗиевка юлладык һәм түбәндәге җавапны алдык. Аерым алганда, җавапта: "Шәмәрдәндәге стоматология бүлеге регистратурасы һәм штат расписаниесе булган аерым учреждение түгел. Ул участок хастаханәсе составына керә, шуңа күрә пациентларның бердәм регистратура үтү өчен бер ишектән керергә тиеш. Хастаханәнең шушы гамәлдәге шартларын исәпкә алып, авыр хәрәкәтләнүче яки башкалар ярдәменнән башка йөри алмаучы кешеләр (коляска, каталка, носилка, култык таяклары) стоматология хезмәте кирәк булганда медицина персоналына мөрәҗәгать итәләр һәм алар өчен запас ишекләр ачыла, "Уңайлы мохит" программасы нигезендә аларга коляска, күтәртү җайланмалары бирелә. Шундый зарурилык туып та, мөрәҗәгатьләрнең канәгатьләндерелмәве очраклары хастаханәдә теркәлмәгән. Авыр хәрәкәтләнүчеләрне запас ишектән йөртмәүләре очраклары турында шикаятьләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсенә дә язучылар юк.

Запас ишекләрне без Эчке эшләр министр­лыгының "Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасы" карары нигезендә дә ачык хәлдә тота алмыйбыз. Террорчылык куркынычы уңаеннан, контрольне көчәйтү өчен һәр ишектә каравыл оештыру мөмкинлеге юк"- диелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев