Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдәндә республика “Аҗаган-2013” хәрби-спорт уенының зона этабы узды [+фото]

СССР заманында "Аҗаган" хәрби-спорт уеннары яшьләрнең ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү программасының мөһим өлеше иде.

Пионер оешмалары яшәүдән туктагач, укучылардан ил патриотлары әзерләүгә игътибар кимеде. Соңгы елларда гына мәктәпләрдә әлеге күркәм традиция яңарыш кичерә. Узган атнада Мамадыш, Питрәч, Кукмара һәм Саба районнары командалары катнашында Шәмәрдән лицее базасында республика "Аҗаган-2013" хәрби-спорт уенының зона этабы уздырылды. Район данын быел лицей укучылары яклады.

Хәрби киемендәге егет-кызларның хәрбиләрчә марш атлап тигез сафларда йөргәннәрен сокланып та, "Эх, үзгәртеп кору елларында укучылар өчен хәрби-спорт уеннарын үткәрмичә, нинди зур хата ясаганбыз икән", дия-дия үкенеч хисе белән дә күзәттек. Барысы да булдырдылар. Комиссиягә бәяләү бик кыен булгандыр. Шулай да Кукмараның "Яшь коткаручы" командасы стройда йөрүне тигез темпта, бик төгәл башкарды шикелле.

"Мин инде "Аҗаган"га 6нчы сыйныфтан бирле йөрим. Бик ошый. Егетләр безне һәрвакыт яклыйлар. Башкаларга да кыерсытырга ирек бирмиләр. Хәзер автомат сүтеп җыюда катнашачакмын. Каушамаска гына кирәк",- диде Кукмараның 1нче гимназиясендә укучы Илзия Гаврилова.

Ул көнне калашников автоматы өстәлдә биеп кенә торды. Шәмәрдән лицееннан Илназ Зыятдинов аны 24,75 секундта сүтеп-җыеп, иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Командалар шул ук вакытта пневматик мылтыктан атуда, "Разведчик", "Элемтәче", "Санитар", "Тарихчы", "Тәрҗемәче", "Химик саклану чаралары" белгечлекләре буенча бирелгән биремнәрне чишүдә дә көч сынаштылар.

"Яралыларның" башларын бәйләделәр, вакытка противогаз киделәр, морзе әлифбасы белән эшләделәр, инглизчәдән русчага һәм киресенчә тәржемә иттеләр.

Шушы ярыш төрләрендә тупланган очколар Саба районы командасын "Аҗаган-2013" уенының зона этабында 1нче урынга чыгарды. Алар 2нче урынны алган "Яшь коткаручылар" командасы белән 28 октябрьдә Казандагы республика "Патриот" үзәгендә уздырылган финалда катнашып, яулап кайттылар.

Фәнил Хәмитов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X