Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Штраф түләмәгән өчен сак астына 109 кеше алынды, 34 кеше мәҗбүри эшкә тартылды

Штраф хәзерге вакытта җәза чарасының иң киң таралган һәм эзләп алуы проблемалы төре булып санала. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2нче маддәсе нигезендә штраф җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылганнан соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Әлеге нигезле сәбәпләр аркасында билгеләнгән срокта түләү мөмкин түгел икән, суд карарын үтәү...

Штраф хәзерге вакытта җәза чарасының иң киң таралган һәм эзләп алуы проблемалы төре булып санала. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2нче маддәсе нигезендә штраф җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылганнан соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Әлеге нигезле сәбәпләр аркасында билгеләнгән срокта түләү мөмкин түгел икән, суд карарын үтәү бер айга кичектерелә ала яисә җаваплылыкка тартылучының матди хәлен исәпкә алып 3 айда бүлеп түләү мөмкинлеге бирелә. Әгәр шунан соң да штраф түләнмәсә, карар чыгаручы орган, вазифаи зат документларны тиешле сумманы эзләтеп алу өчен суд приставы-үтәтүчегә җибәрә. Нәтиҗәдә кеше штраф түлә­мәгән өчен административ җаваплылыкка тартыла. Эш аңа барып җитсә, беркетмәгә язылган сумманың икеләтелгән күләмендә (әмма 1000 сумнан да ким түгел) штраф түләргә яисә 15 тәүлек "утырып чыгарга" яки 50 сәгать мәҗбүри эштә йөрергә туры киләчәк. Әмма суд әлеге җәзаның кайсын гына билгеләсә дә, беренче штрафны барыбер түлисе була.

Мәсәлән, быел 10 айда район җәмәгать судьялары штраф түләмичә йөреп административ хокук бозу турында 349 эш карап, шуның 189ы буенча штрафка тарту җәзасы билгеләү турында карар чыгардылар. Бердән биш тәүлеккә кадәр сак астына 109 кеше алынды, 34 кеше мәҗбүри эшкә тартылды.

Язылганнардан чыгып, административ җаваплылыкка тартылучыларга штраф түләү­не сузып йөрмәскә киңәш итәсе килә.

Фарат Сәлахетдинов,

җәмәгать судьясы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев