Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шыңар урта мәктәбе укучысы Энҗе Билалова - иң шәп әйдәман

Әйдәман булу - зур дәрәҗә. Педагогика өлкәсендә баланың сәләтен, мөмкинчелекләрен ачу, аны үстерү мөһим урын алып тора. Мәктәп укучылары арасында талантлы остазларны барлау өчен республика күләмендә традицион рәвештә отряд әйдәманнары арасында "Иң шәп әйдәман" конкурсы үткәрелеп килә. Район күләмендә үткәрелгән конкурста Шыңар урта мәктәбе укучысы Билалова Энҗе (җитәкчесе - оештыручы-педагог...

Әйдәман булу - зур дәрәҗә. Педагогика өлкәсендә баланың сәләтен, мөмкинчелекләрен ачу, аны үстерү мөһим урын алып тора. Мәктәп укучылары арасында талантлы остазларны барлау өчен республика күләмендә традицион рәвештә отряд әйдәманнары арасында "Иң шәп әйдәман" конкурсы үткәрелеп килә. Район күләмендә үткәрелгән конкурста Шыңар урта мәктәбе укучысы Билалова Энҗе (җитәкчесе - оештыручы-педагог Шарифуллина В.М.), 1 нче урынга лаек булып, республика турына үтте. Бүген, 22 нче августта, Казан шәһәрендә конкурсның финал этабы үткәрелде. Шыңар кызы Энҗегә тәҗрибәле әйдәманнар белән көч сынашырга туры килде. Ныклы ихтыяр көченә ия, дәртле, сәләтле, районның иң шәп әйдәманы Энҗе җитәкчесе Вәсимә Мансуровна белән бәйге кысаларында сыйныфтан тыш чара үткәрде. Катлаулы педагогик ситуацияләр чиште, балалар хәрәкәте, аның яшәеше, проблемалары турында җитди уйланулары аша үз мөнәсәбәтен иҗади рәвештә ачып бирде.

Конкурсның нәтиҗәсе куанычлы. Районыбыз горурлыгы Энҗе Билалова белән җитәкчесе Вәсимә Шарифуллина 2 нче урын яуладылар.

Җиңүчеләрне зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз һәм балалар хәрәкәте өлкәсендә яңа үрләр һәм ачышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X