Шәймиев: «Адымнар» комплексы – киләчәк мәктәбе моделен булдыру юлындагы маяклар ул
Яшьләргә белем һәм тәрбия бирү – ата-аналар, өлкән буын, җәмгыять һәм дәүләтнең уртак бурычы, дип искәртте Татарстанның беренче Президенты.
«Адымнар» күп телле белем бирү комплекслары челтәре Татарстанның бай тарихи мирасын сакларга сәләтле буын үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шундый фикерен белдерде.
«Без Болгар һәм Зөяне, Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан торгыздык, Болгар ислам академиясен төзедек. Без үз бурычыбызны үтәгәнбез булып чыга һәм бу тиңдәшсез байлыкны киләсе буынга тапшырабыз. Безнең тарихи мирасның алдагы язмышы яшь буын кулында булачак. Биредә нигезле сорау туа: алар безнең мирасны саклап, киләсе буыннарга тапшыра алырмы? Бу аларга нинди тәрбия һәм белем бирүебезгә бәйле», — диде Шәймиев «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалына биргән интервьюсында.
Ул билгеләп үткәнчә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирү — ата-аналар, өлкән буын, җәмгыять һәм дәүләтнең уртак бурычы.
«Без аларның тарихи мирасны саклый алачагына инанырга тиеш. Шунлыктан безнең балаларны шундый итеп тәрбияләргә кирәк ки, алар үзенең генә түгел, башка халыкларның да мирасын белергә тиеш. Шулай ук балаларга күпкырлы белем алу мөмкинлеген бирергә, аларны көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләргә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә 2019 елда республиканың „Яңарыш“ фонды РФ Мәгариф министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә КФУ катнашында рус, татар һәм инглиз телләрендә белем бирә торган полилингваль комплекслар булдыру буенча уникаль проект гамәлгә ашырырга кереште. Мин барлык комплексларны да „Адымнар“ атамасы астында берләштерергә тәкъдим иттем. Мәктәпнең төп фәлсәфәсе — белемгә һәм татулыкка юл. Бу — белемгә, үз мәдәниятеңне аңлауга таба ясалган адымнар», — дип ачыклык кертте Шәймиев.
Һәр белем бирү комплексы балалар бакчасын, башлангыч һәм урта мәктәпне берләштерә. Шулай ук Казанда һәм Чаллыда ике шәһәр яны өстәмә белем бирү үзәге булдырылачак.
«Әлеге комплекслар — киләчәк мәктәбе моделен булдыру юлындагы маяклар. Аларның төп бурычы, белем бирүдән тыш, яшь буынны милләтара һәм конфессияара татулык рухында тәрбияләү. Глобальләшү чорында бер генә халыкның да исән калу өчен башка юлы юк», — дип искәртте Шәймиев.
Кичә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды. Шул уңайдан «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында «Шәймиев» дигән фильм күрсәтелде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 11:41Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Шома бас» Халыкара бию конкурсы призерлары 22 май көннәрендә Йошкар-Ола шәһәрендә «Шома бас» халыкара бию фестиваль-конкурсы узды.1300
-
23 май 2022 - 11:18Проведении ежегодного конкурса «Зеленые мечты» на тему «СилаVправде» На территории Республики Татарстан уже четвертый год с большим откликом со стороны детей и молодежи проводится конкурс детского творчества «Зеленые мечты» под патронажем Галиева Марата, депутата и члена Комитета Государственного Совета Республики Татарстан по экологии и природопользованию. В целях формирования уважительного отношения подрастающего поколения к отечественной истории, к героическому прошлому и настоящему нашей страны в этом году с 25 мая по 10 июля также запланировано проведение ежегодного конкурса «Зеленые мечты» на тему «СилаVправде», где дети Мамадышского и Сабинского районов в возрасте от 8 до 17 лет будут создавать творческие работы.1800
-
23 май 2022 - 11:01Олы Нырты авыл мәдәният хезмәткәрләре "Пионериягә сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр Пионерлар оешмасының 100 ел туу уңаеннан Олы Нырты авыл мәдәният хезмәткәрләре "Пионериягә сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.2000
-
23 май 2022 - 10:45Роспотребнадзор коронавирусның яңа дулкыны турында кисәткән Россиядә коронавирусның яңа дулкыны көзен сезонлы инфекция буларак башланырга мөмкин. “Роспотребнадзор”ның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Наталья Пшеничная шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.4300
-
23 май 2022 - 10:34Татарстан «дөрес» туңдырма җитештерү буенча илнең 5 лидер төбәге арасына керә Россиядә туңдырманы катгый маркировкалау 2021 елның 1 июненнән башланды. Бер ел эчендә Татарстан «дөрес» продукция җитештерү буенча Россия буенча лидерларның берсе һәм Идел буе федераль округында лидер булды.2400
-
23 май 2022 - 08:29«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр Республика шахмат-шашка турнирында катнаштылар 19 май көнне "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр социаль хезмәт алучылар арасында Республика шахмат-шашка турнирында катнаштылар.5600
-
22 май 2022 - 19:58Мари иле республикасында «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсы узды Мари иле республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында сабалылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.13200
-
22 май 2022 - 16:101,5 мең сум өчен бер ир-ат анасының авызына аш серкәсе кислотасы салган Ставрополь краенда 44 яшьлек ир-ат үз анасын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда прокуратурага сылтама белән "Комсомольская правда" хәбәр итте.15000
-
22 май 2022 - 12:59Килдебәк авылы мәдәният йортында балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар 21 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар.15200
-
22 май 2022 - 10:24Суд карарлары көченә керде Агымдагы елның 20 мартында Килдебәк авылы кешесе Равил Вафин Байлар Сабасында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә автомобиль белән идарә итә. Ул аңарчы да административ җаваплылыкка тартылган була. Бу юлы аңа КоАПның 12.8нче статьясы I бүлеге нигезендә материаллар әзерләнеп, район судына җибәрелде. Хөкем итүче каршында Р.Вафин үзенең гаебен танып, күрсәтмәләр бирде. Суд карары нигезендә ул бер ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды. Шулай ук 14 мартта “ИЖ-27175-037” машинасы белән төнге сәгатьтә Шәмәрдәнне урап узучы юлдан барганда туктатылган Илшат Хәбибуллинның да исерек икәнлеге ачыклана. Аңа карата кузгатылган административ хокук бозу турындагы эш тә җәмәгать судьясы тарафыннан каралып, законлы көченә керде. И.Хәбибуллинга 30 мең сум күләмендәге штрафны 60 көн эчендә түләргә туры киләчәк. Ә машина йөртү таныклыгын ел ярымнан соң гына алачак.27100
-
22 май 2022 - 09:0822 майга һава торышы һәм ай календаре 22 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, шулай ук көндез дә кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез һава температурасы +7..+12 градус фаразлана.17200
-
22 май 2022 - 08:03Кукмарада Бөтендөнья скандинавиячә йөрүчеләр көненә багышланган фестиваль була 22 майда 10.00 сәгатьтә Кукмара чаңгы базасында Бөтендөнья скандинавиячә йөрүчеләр көненә багышланган фестиваль була.16100
-
21 май 2022 - 19:58Йөз яшьлек һаман яшь пионерия Әлеге дата уңаеннан Эзмә урта мәктәбендә пионериянең тарихи үткәненә багышланган тантаналы дружина сборы үткәрелде. Укучылар Бөтенсоюз пионер оешмасы тарихы белән таныштылар.32900
-
23 май 2022 - 07:30"Изге Болгар җыены-2022"
-
19 май 2022 - 14:45Төбәк авылында һәйкәл ачылышы
-
18 май 2022 - 23:11Шагыйрь, язучы Рашат Низамиев белән очрашу
-
10 май 2022 - 20:22Сугыш каһарманы, 102 яшьлек Хаҗиәхмәт абый Әлмиев белән интервью
-
20 май 2022 - 16:4818 яшьлек егет бабасының муенына кылыч белән бәргән һәм бензин сибеп ут төрткән 11 майда Дагыстанның Избербаш шәһәрендә пенсионер ир-атны вәхшиләрчә үтерәләр. Җинаятьтә шикләнеп мәрхүмнең 18 яшьлек оныгын тоткарлыйлар. Егет сүзләренчә, ул бабасы белән соңгы очрашуга алдан әзерләнеп бара, салкын корал һәм бензин алып бара. Бу турыда Дагыстан Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.60200
-
22 май 2022 - 10:05Тарихи Болгар җирендә "Изге Болгар җыены-2022" узды Бәйрәм чарасында барысы 20 меңгә якын, районыбыздан 80нән артык кеше катнашты.36400
-
20 май 2022 - 09:32Ел елга охшап килми: былтыр майдагы тансык яңгыр быел кыр эшләренең сузылуына китерде Сабада майда явым-төшем күләме 46,7 мм. булган, ягъни нормадан 27 процентка артык35300
-
20 май 2022 - 10:58Рөстәм Ибраһимов: “Заказлар хәтта Саратовтан да килә” Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык, ди халкыбыз. Байлар Сабасында яшәүче Рөстәм Ибраһимов мең төрле һөнәр остасы гына түгел, кыйммәтле гәүһәр иясе дә.33801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика