Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәт булыйк

Ел саен 7 апрельдә Бөтен­дөнья сәламәтлек көне бил­геләп үтелә һәм авырмый яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле чаралар үткәрелә. Һәр елны әлеге дата глобаль проблемаларга багышлана һәм аерым девиз астында үтә. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы 2020 елны шәфкать туташлары һәм акушерлык хез­мәте эшчәннәре елы дип игълан итте һәм шул уңайдан әлеге хезмәтнең тормыштагы ролен күтәрүгә багышлана.

Дөньякүләм дата уңаеннан һәркемгә сәламәтлек теләү матур традициягә әйләнде. Коронавирус пандемиясе вакытында моның әһәмияте тагын  да  артты. Сәламәтлек  ма­рафонына кушылырга теләүчеләр һәркемгә саулык теләгән кыска  видео яздырып, #будьздоров #behealthy тегы белән үзләренең инстаг­рам,  социаль челтәрләренә  урнаштыра алалар. Шулай ук 6 апрельгә кадәр marafon@nationalpriority.ru электрон адресына да  җибәрергә  мөм­кин. Сәламәт булыйк.

Саба үзәк хастаханәсе мәгъ­лүматлары буенча 2020 елның 1 апреленә Саба районы буенча имин булмаган илләрдән кайткан 19 кеше медицина күзәтүе астында тора. Коронавирус белән зарарлану очрак­лары теркәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев