Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтле балалар мәктәбе укучылары Скандинавия илләренә сәяхәт кылып кайтты [+фото]

Без - сәләтле балалар мәктәбеннән бертөркем укучылар көзге каникулда Скандинавия илләренә сәяхәт кылдык. Башта Казаннан Петербургка кадәр поезд белән бардык. Аннан соң су юлы белән Финляндия, Швеция, Эстониягә чыктык. География дәресләрендә картадан гына күреп белгән Балтыйк диңгезе буйлап йөздек, матур шәһәрләр күрдек. Шәһәрләрдәге чисталык, андагы халыкның якты йөз белән каршы...

Без - сәләтле балалар мәктәбеннән бертөркем укучылар көзге каникулда Скандинавия илләренә сәяхәт кылдык. Башта Казаннан Петербургка кадәр поезд белән бардык. Аннан соң су юлы белән Финляндия, Швеция, Эстониягә чыктык. География дәресләрендә картадан гына күреп белгән Балтыйк диңгезе буйлап йөздек, матур шәһәрләр күрдек.

Шәһәрләрдәге чисталык, андагы халыкның якты йөз белән каршы алуы аеруча ошады. Ә иң истәлеклесе шул - тукталыш ясаган һәр шәһәрдә үзебез алып килгән сувенирларны бүләк иттек. Үз кулларыбыз белән, күңел җылыбыз кушып ясалган, татар халкының орнаментларын чагылдырган сувенирларны бик яратып, шатланып кабул иттеләр.

Андагы кешеләр белән үзебез белгән кадәр инглиз телендә аралаштык. Безнең максатыбыз - чит җирләрдәге кешеләр белән танышу, аларның тормышын күзәтү, чит телдә сөйләшүне тагын да үстерү иде. Минем уйлавымча, без берникадәр максатыбызга ирештек. Мондый сәяхәтләр киләчәктә тагын да булса иде дигән уйлар белән туган якларыбызга кайттык.

Ә безгә шундый күңелле каникул бүләк иткәннәре өчен район хакимияте башлыгы Рәис Миңнехановка, мәктәбебез директоры Ләйсән Билаловага, шат күңелле, беркайчан да югалып калмаучы җитәкчеләребез - Резида Валеева һәм Айгөл Хуҗинага, Резидә Мортазинага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Ләйсән Мусина,

сәләтле балалар мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев