Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтле балалар мәктәбендә “Психологик ярдәм күрсәтү үзәге” эшли

Дөньяның алдынгы илләрендә психолог хезмәтеннән киң файдаланалар, аларда гаилә психологларына кадәр булуы турында беләбез. Бүгенге тынгысыз заманда психолог киңәшләренең кирәклеге аеруча бәхәссез булса да, бу төр хезмәт әле безнең тормышка киң үтеп керде дип әйтеп булмый.Илебездәге вэзгыятьнең елдан - ел катлаулануы, яшүсмерләр арасында өйдән чыгып китү, югалу, үз - үзенә...

Дөньяның алдынгы илләрендә психолог хезмәтеннән киң файдаланалар, аларда гаилә психологларына кадәр булуы турында беләбез. Бүгенге тынгысыз заманда психолог киңәшләренең кирәклеге аеруча бәхәссез булса да, бу төр хезмәт әле безнең тормышка киң үтеп керде дип әйтеп булмый.Илебездәге вэзгыятьнең елдан - ел катлаулануы, яшүсмерләр арасында өйдән чыгып китү, югалу, үз - үзенә кул салу кебек очракларның ешаю һәркемне дә борчуга салды һәм узган уку елында мәгариф министрлыгы психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре оештыру буенча конкурс үткәрде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 15 районга бу хезмәтне оештыру өчен субсидияләр бүлеп бирелде. Әлеге грант программасы буенча, 2014 - 2015 уку елында Сәләтле балалар мәктәбе базасында да "Психологик ярдәм күрсәтү үзәге" оешып, үз эшен башлап җибәрде. 16 гыйнвар көнне әлеге үзәктә район белем бирү учреждениеләрендә эшләүче психолог һәм логопедлар җыелды. Үзәк белән танышканнан соң, киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә район мәгариф идарәсе тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Шафикова Г.И., үзәк җитәкчесе Бариева Н.Н. чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев