Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыруда катнашкан россиялеләрнең яртысы 2021 елда хезмәт хакының артуын көтә

Һәр унынчы респондент эш күләме кимүенә өметләнә.

Быел россиялеләрнең яртысы — хезмәт хакының артуын, ә өчтән бере тирәсе карьера баскычы буйлап югары күтәрелүне көтә. SuperJob экспертлары үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый.

«Сораштыруда илнең барлык округларыннан даими эш урыны булган, икътисади актив 1,6 мең катнашкан. Россиялеләрнең күпчелеге (54 процент) 2021 елның калган өч кварталында хезмәт хакының күтәрелүен көтә. Сораштыруда катнашучыларның 38 проценты тотрыклылыкка ирешүгә, 29 проценты карьера баскычы буйлап югары күтәрелергә өметләнә», — диелә хәбәрдә.

Илдә яшәүче һәр дүртенче кеше эшендә мөһим һәм кызыклы бурычларны хәл итәргә тели. Шул ук сандагы респондентлар адекват җитәкчеләр белән эшләргә өметләнә.

Сораштыруда катнашучыларның 16 проценты — хезмәт хакының яхшыруы, 12 проценты мотивация системасын яңадан карау һәм үз хезмәтләрен танулары турында хыяллана.

Һәр унынчы респондент эш күләме кимүен көтә, бары тик 4 проценты гына коллективта үзара мөнәсәбәтләрнең яхшыруына өметләнә.

Хезмәт хакының артуы, тотрыклылык һәм хезмәт шартларының яхшыруына өметләнгән хатын-кызлар ир-атлардан күбрәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X