Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соры базар чикләнер [фоторепортаж]

Соңгы елларда шәхси эшмәкәрлек үскәч, акчаны конверт белән генә бирүчеләр, хезмәт кенәгәсез генә эшләтүчеләр барлыкка килде. Кызыктыргыч бит: салым түлисе юк, Пенсия фондына, башкасына да акча күчерәсе түгел. Конвертлы акчага яшьрәкләр күп уйлап тормый, ризалаша. Юкса, гомер дигәнең тиз үтә, әллә кайда кебек тоелган пенсия чоры да Каф тавы артында...

Соңгы елларда шәхси эшмәкәрлек үскәч, акчаны конверт белән генә бирүчеләр, хезмәт кенәгәсез генә эшләтүчеләр барлыкка килде. Кызыктыргыч бит: салым түлисе юк, Пенсия фондына, башкасына да акча күчерәсе түгел. Конвертлы акчага яшьрәкләр күп уйлап тормый, ризалаша. Юкса, гомер дигәнең тиз үтә, әллә кайда кебек тоелган пенсия чоры да Каф тавы артында түгел, хәзер килеп җитә. Ә яшь вакытта хезмәт хакының "конвертта алынган өлеше" өчен пенсияне беркем дә конвертта түләмәячәк.

Әлеге юнәлештә Саба муниципаль районы башкарма комитетының халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе дә эшен активлаштырды. Шәхси эшмәкәрләр, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчеләре чакырылган утырышлар атна саен үткәрелә. Узган атнада прокуратура, полиция, приставлар, салым хезмәтләре, хезмәт, эш белән тәэмин итү үзәге, Пенсия фондының районара идарәсе, социаль яклау бүлеге җитәкчеләре составындагы комиссия чираттагы утырыштан соң район үзәгендәге сәүдә нокталарына рейд белән дә чыкты.

Тулырак репортажны "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев