Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

СӨТ РИЗЫКЛАРЫНА БӘЯЛӘР АРТА

Сөт һәм сөттән җитештерелгән продуктларга бәяләр ноябрьдән 10%ка артырга мөмкин. Сәбәбе исә берничә. Беренчедән, көз азагында әзер сөт продуктларына электрон ветеринар сертификациясе кертеләчәк.

Икенче сәбәп - җәйдән җитештерү һәм сату нокталарында сөт продукцияләренә маркировкалар куя башлау белән белән бәйле. Әлеге ике экспериментның берьюлы башлануы эшкуарларга өстәмә чыгымнар барлыкка килүгә илтәчәк. Шуңа бәйле төстә, халык кибетләрдә сөт ризыкларына бәяләр артуы белән очрашырга мөмкин.

Беренче эксперимент сөт продукцияләренә электрон ветеринар сертификация кертелү белән бәйле. 1нче июльдә әлеге тикшерү сыр, май һәм эремчеккә генә кагылган булса, хәзер исә бу исемлеккә сөт, һәм туңдырмалар да керәчәк. Әлеге төр товарларга мәҗбүри рәвештә ветеринар сертификациясе тапшырылачак һәм әлеге система сөт товарларының җитештерүчедән кибет киштәләренә кадәрге юлын күзәтергә ярдәм итәчәк.

Фото: pixabay.com

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев