Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы башланды

Ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы башланды.

Быел «Созвездие-Йолдызлык»ның йомгаклау туры берьюлы ике мәйданчыкта - КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында һәм А. С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә уза.

12 сентябрьдә суперфиналда Татарстанның якын районнары һәм шәһәрләреннән зональ сайлап алу турларында җиңүчеләр, шул исәптән Саба балалар сәнгать мәктәбеннән 84 укучы катнашты.Санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү максатыннан, конкурс сәхнә мәйданчыгын санитар эшкәртү өчен чыгышлар арасындагы тәнәфесләр белән тамашачылардан башка узды. Конкурста катнашучыларның барысы да алдан билгеләнгән график буенча килеп җиттеләр.

Фестивальнең суперфиналының беренче туры нәтиҗәләре буенча түбәндәге катнашучылар икенче турга уздылар:

- "Асылташ "бию коллективы (җит. Гарипова Гүзәл Марат кызы),

- "Яшьлек"бию  коллективы (җит. Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы),

- «Тамчы» вокаль ансамбле (җит.Харрасова Лилия Альберт кызы),

-Гарифуллина Айзилә (вокал-соло) (җит.Дәүлиева Гөлназ Рәшит кызы),

- Хамматова Дилә (вокал-соло) (җит. Абдуллина Гөлназ Талип кызы).

Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен бүгенге җиңүләре белән котлыйбыз! 15 сентябрьдә КФУның «УНИКС»мәдәни-спорт комплексында узачак фестивальнең суперфиналының икенче турында уңышлар телибез.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев