Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спас районында баласына ярты миллионнан артык алимент түләмәгән ирне өч елга хөкем иттеләр

Ир-атның алимент бурычлары 642 мең сумны тәшкил итә.

Спас районы суды, алимент түләмәгән өчен  43 яшьлек ир-атны ике елда сигез айга колониягә җибәрде дип хәбәр итте ТР Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев "Татар-информ" агентлыгына. 

Суд ачыклаганча, 2016 елның декабреннән 2017 елның октябренә кадәр ир-ат үзенең баласына матди ярдәм күрсәтми. Аның алимент бурычлары 642 меңнән артып киткән. 

Суд аны "Ата-ана тарафыннан балигъ булмаган баланы тәрбияләүгә сәбәпсез рәвештә акча түләмәү" маддәсе буенча гаепле дип таныды. 

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Гаепләнүче суд залында сак астына алынды. 

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X