Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләйсән Зарипова Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты

Узган атнада Казанга эшлекле сәфәр белән Россия спорт министры Олег Матыцин килде. Спорт министрлыгы коллегиясенә багышланган күргәзмәдә министр безнең якташыбыз, спортчы, кояш кызы Ләйсән Зарипова белән дә очрашты.

Олег Матыцин: “Спортчы Ләйсән Зарипова белән бүген, Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада уеннары башланырга бер ел кала, очрашуыбыз – символик мәгънәгә ия. Олимпиаданың Россиядә узуы – мөһим вакыйга һәм зур җаваплылык. Ярышларны иң югары дәрәҗәдә оештыру өчен без бөтен көчебезне куячакбыз», – диде һәм спорт мастерлыгына кандидат Ләйсән Зариповага профессиональ ракетка бүләк итте. Ләйсән исә, үз чиратында, министрга үз кулы белән бәйләгән кояш формасындагы йомшак уенчык бирде. «Мин түземсезлек белән Казанда узачак уеннарны көтәм! Минем өчен Спорт – зур гаилә, ул үз-үзеңә һәм янәшәдегәләргә ышанырга ярдәм итә".

Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада уеннары – интеллект үсеше үзенчәлекләре булган кешеләр өчен иң дәрәҗәле спорт чараларының берсе булып санала һәм үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрне социаль адаптацияләүгә юнәлдерелә.

Чыганак: instagram.com/zaripovaramzia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев