Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында иң яшь катнашучыга - 10 яшь

Күрсәткечләре нинди булуга карамастан, Алазин Тарек Спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты елъязмасына кереп калачак. Үзе яраткан йөзү төрендә ул әлеге чемпионатның рекордын стартка кадәр куя алды. Эш шунда, Бәһрәйн милли командасының вәкиле төп халыкара акватика турнирының иң яшь катнашучысы булып тора, дип белдерә турнирны оештыру комитеты. Бу...

Күрсәткечләре нинди булуга карамастан, Алазин Тарек Спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты елъязмасына кереп калачак. Үзе яраткан йөзү төрендә ул әлеге чемпионатның рекордын стартка кадәр куя алды. Эш шунда, Бәһрәйн милли командасының вәкиле төп халыкара акватика турнирының иң яшь катнашучысы булып тора, дип белдерә турнирны оештыру комитеты.

Бу яшендә дөнья чемпионатына ничек сайлана алуы турында ул: "Мин Бәһрәйн җыелма командасының иң тиз йөзүчесе. Квалификацион сайлап алуда мин барлык көндәшләремнән дә тизрәк булып чыктым. Олы кызлар бар идеме дисезме? Әйе, әлбәттә. Әмма анда эләгү өчен миңа башта дистанциядәге бөтен яшьтәшләремне узарга туры килде", - дип сөйләде йөзүче кыз.

"Хәзер минем өчен иң мөһиме - ярыш тәҗрибәсен иң югары дәрәҗәдә туплау. Шулай ук танылган Олимпия чемпионнарының техникасын күзәтү һәм бәлки аларның арсеналыннан үземә файдалы булган берничә алымны да үзләштерү", - диде ул.

Спортчы 50 метрда ирекле һәм баттерфляй стильләрендә чыгыш ясаячак. "Әлегә ярышларның миңа уңайсызлык тудырганы юк. Уку да, йөзү дә канәгатьлек бирә. Мәктәптә иң яраткан фәнем - математика", - диде кыз.

Спортчы кыз биредәге аквапаркка бик барасы килүен дә белдерде.

"Әнием укытучы, әтием элек профессиональ йөзүче булган. Безнең йөзүдә гаилә династиясе дисәң дә була, кече сеңлем шулай ук йөзү белән шөгыльләнә", - диде Бәһрәйн вәкиле.

Фотосурәт kazan2015.com сайтыннан алынды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев