Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Стилист Влад Лисовец татарстанлыларны соры һәм күңелсез киенүдә гаепли

23 апрель көнне билгеле стилист һәм мода белгече Владислав Лисовец Казанга килде. Үзе әйтүе буенча, шәһәр урамында аңа бары тик бер генә зәвык белән киенгән ыспай егет очраган. Ә менә көчле җил булу сәбәпле прическасы бозылудан курыккан кыз исә аны шаккаттырган. Владислав Лисовецның Казанга беренче мәртәбә генә килүе түгел. Тик...

23 апрель көнне билгеле стилист һәм мода белгече Владислав Лисовец Казанга килде. Үзе әйтүе буенча, шәһәр урамында аңа бары тик бер генә зәвык белән киенгән ыспай егет очраган. Ә менә көчле җил булу сәбәпле прическасы бозылудан курыккан кыз исә аны шаккаттырган. Владислав Лисовецның Казанга беренче мәртәбә генә килүе түгел. Тик элегрәк аңа Казан буйлап йөрү бәхете тәтемәгән. Бу юлы ул, казанлылар өчен мастер-класс уздырыр алдыннан, Татарстан башкаласы белән танышып чыгуны үзенә максат итеп куйган. Стилист сүзләренә караганда, казанлылар артык күңелсез киенә. "Минем мастер-класстан соң аларның кием-салымга булган фикере үзгәрер дип өметләнәм", - дип белдерде Владислав Лисовец журналистлар белән очрашуда.

Чыганак: http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев