Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Стоматология поликлиникасында 5 пациентка ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган

Чаллының 3 нче стоматология поликлиникасының хирургия бүлегендә 5 пациентка ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган. Автошәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсендә, "Татар-информ" МА хәбәрчесенә белдерүләренчә, 3 хатын-кыз һәм 2 ир-ат, авыртуны сиздерми торган лидокаин уколын ясаганнан соң, анафилактик шок кичергән. "Уколдан соң пациентларның кан басы күтәрелгән яки төшкән, кайберсенә һава җитми башлаган, тәртипләрендә...

Чаллының 3 нче стоматология поликлиникасының хирургия бүлегендә 5 пациентка ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган.
Автошәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсендә, "Татар-информ" МА хәбәрчесенә белдерүләренчә, 3 хатын-кыз һәм 2 ир-ат, авыртуны сиздерми торган лидокаин уколын ясаганнан соң, анафилактик шок кичергән.

"Уколдан соң пациентларның кан басы күтәрелгән яки төшкән, кайберсенә һава җитми башлаган, тәртипләрендә үзгәреш сизелгән", - дип белдерде идарә җитәкчесе Елена Бойко.

Аның белдерүенчә, стоматология хезмәткәрләре шунда ук беренче ярдәм күрсәткән. Хәзер стационарда кыз кеше һәм өлкән яшьтәге ир-ат табиблар күзәтүендә. Калганнары көннең беренче яртысынды өйләренә җибәрелгән. Бойко билгеләп узганча, аллергия реакциясе биргән препарат партиясе поликлиникадан алынган һәм Татарстан Республикасы дарулар сыйфатын контрольдә тоту үзәгенә экспертизага җибәрелгән.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X