Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Светлана Захарова кайбер мәктәпләрдә туган телне теләсәң дә өйрәнеп булмаганлыгын әйтте

Депутат туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектының хафа тудыруын билгеләп узды.

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова туган телләрне ирекле өйрәнү буенча Дәүләт Думасына кертелгән закон проектына карата фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, закон проекты нигезендә, иң элек мәгариф системасының мөмкинлекләре каралачак, ә баланың мәнфәгатьләре икенче планда. Мәктәп шундый мөмкинлек тудырса – укыйсың, тудырмаса – юк, дигән сүз.

“Закон проекты кабул ителә калса, уку планының мәҗбүри предметлар исемлегендә Россия Федерациясенең дәүләт теле рус теле генә калачак, ә башка телләр факультативка күчәчәк. Әлегә барлык туган телләр укучылар һәм аларның ата-аналары сайлавы буенча, сәгатьләр саны киметелсә дә, мәҗбүри өйрәнелә, ә закон кабул ителсә, башка милләт вәкилләре туган телләрен мәҗбүри өйрәнү хокукыннан мәхрүм була. Ягъни закон туган телне өйрәнүне гамәлдән чыгара дигән сүз”, - дип белдерде Светлана Захарова.

Аның сүзләренчә, федераль закон проектының нигезләмәләре хәтта факультатив рәвештә дә туган телләрне барлык белем бирү оешмаларында өйрәнеп булмавын күрсәтә. Ягъни, иң элек мәгариф системасының мөмкинлекләреннән чыгып каралачак, ә баланың мәнфәгатьләре икенче планда. Мәктәп шундый мөмкинлек тудырса – укыйсың, тудырмаса – юк, дигән сүз. “Бу нәрсә дигән сүз? Мәгариф системасы туган телне өйрәнүне тәэмин итәргә бурычлы түгел. Димәк, мәктәптә мөмкинлек булмаса, бу мәсьәләне хәл итү җаваплылыгы булмаячак”, - дип ачыклык кертте Захарова.

Депутат туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектының хафа тудыруын билгеләп узды. Аның фикеренчә, теләсә нинди закон проектын караганда, беренче чиратта, ул китерәчәк үзгәрешләргә бәя бирергә кирәк.

Захарова әйтүенчә, закон проекты белән чыгучылар, янәсе, үзгәрешләрнең уку һәм тәрбия алу өчен телне ирекле сайлау хокукын ачуы турында әйтә. “Бу туган телдә уку һәм белем алу системасын тамырдан юкка чыгаруга туры юл. Гражданнарның конституцион хокуклары үтәлеше балансы ничек саклана?” - ди ул. Ул бу закон проектының күп милләтле Россиянең социаль иминлегенә тотрыксызлык китерүен һәм хафа тудыруын билгеләп үтте.

Фото: архив gossov.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев